Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлаулар кабул итегез!

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Район прокуратурасында үзләренең гражданлык һәм хезмәт бурычларын намус белән үти торган, алдагыларының иң яхшы традицияләрен лаеклы дәвам итүче һәм арттыручы чын профессионаллар хезмәт куя. Хокук тәртибе, гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау, коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге, гражданнар тынычлыгын һәм татулыгын саклап калу сезнең хезмәтегезгә бәйле. Сезнең һөнәри эшкә тугрылыгыгызны, шәхси батырлыгыгызны югары бәяләп, прокуратура хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, авыр һәм җаваплы хезмәттә уңышлар, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда принципиальлек һәм Законга хезмәт итүдә ныклык телим. Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International