Химия буенча республика олимпиадасы призеры.

2023 елның 13 гыйнвары, җомга
2023 елның 11-13 гыйнварында Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» савыктыру-мәгариф комплексы базасында Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. Химия буенча олимпиадада Татарстан Республикасының 36 муниципаль районыннан 118 укучы катнашты. Безнең районнан 4 укучы – муниципаль этап җиңүчеләре Сәлахова Динә, Яңа Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы, Куклин Иван, 1 нче Аксубай урта мәктәбенең 9 класс укучысы ,. В. Г. Тимирясов исемендәге 3нче Аксубай урта мәктәбенең 10 һәм 11нче сыйныф укучылары Билалова Камилла һәм Куклин Дмитрий катнашты. Билалова Камилла 3нче Аксубай урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы призеры булды. 3 нче Аксубай мәктәбенең химия укытучысы Козлова Зинаида Аркадьевнаны укучысы җиңү белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International