Урмандеево авыл җирлеге Советының хисап утырышы Урмандеево авылы мәдәният йортында узды, анда Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Илшат Заһидуллин, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Валерий Зиновьевич Николаев 2022 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Шулай ук 2023 елга планнар турында да фикер алыштылар.