2023 елның 19 гыйнварында Аксубай районында фермерлар конференциясе үткәрелде.

2023 елның 20 гыйнвары, җомга
2023 елның 19 гыйнварында Аксубай районында фермерлар конференциясе үткәрелде. Семинарның гамәли өлешендә "Агро стартап"программасында катнашучы Кыязлы авылы Мөхәммәтова Н.Г. КФХ хуҗалыгында булдылар.  Район фермерлары терлекләрнең кышлату шартлары, терлекләрне тоту һәм ашату технологиясе, гранулалы катнаш азык җитештерү белән таныштылар. Икенче өлештә КФХ эшчәнлегенә йомгак ясадылар районның авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, көтелгән яңалыклар белән таныштырдылар, нәтиҗә ясадылар һәм районда терлекчелекнең үсеше турында фикер алыштылар. Соңыннан 2023 елгы фермерлар съездына делегатлар сайланды, иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән фермерларга район һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International