Халкыбызның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре.

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе
2023 ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Әлеге чаралар кысаларында " Хыял» социаль приютында «халкыбызның мәдәнияте һәм традицияләре» дигән танып-белү сәгате уздырылган. Балалар безнең күпмилләтле халкыбызның гореф - гадәтләре һәм мәдәнияте турында видео-презентация карадылар, әлеге тема буенча актив фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр, республикабыз тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, шулай ук хәзерге вакытта Татарстанның ничек үсүе турында белемнәрен ныгыттылар. Чара ахырында балалар милли киемнәрдә җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, халык уеннары уйнадылар
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International