Аксубай районында гражданнар җыеннары дәвам итә.

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Чираттагы очрашулар район башлыгы Камил Гилманов катнашында Яңа Аксубай һәм яңа Кармәт авыл мәдәният йортларында узды. Анда район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев, барлык хезмәт һәм ведомство вәкилләре, депутатлар һәм авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты.

Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров һәм Яңа Кармәт авыл җирлеге Илнур Шакиров 2022 ел нәтиҗәләре буенча хисаплар белән чыгыш ясадылар. Шулай ук 2023 елга планнар турында да фикер алыштылар.

Камил Камалович авыл халкының үзара салым җыю буенча активлыгын ассызыклады, яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм халыкны үз торак пунктлары тормышында активрак катнашырга чакырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International