Савруш ветеринария участогы мөдире-ветеринария табибы В.Ф. Храмов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

2023 елның 27 гыйнвары, җомга
Савруш ветеринария участогы мөдире-ветеринария табибы В.Ф. Храмов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.  Югары бүләкне Валерий Федорович Татарстан Республикасы вице - премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А. Җаббаров кулыннан Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзор идарәсенең йомгаклау коллегиясендә алды. Валерий Федоровичны лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм эшендә уңышлар телибез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International