2023 елның 29-31 гыйнварында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен татар теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм региональ этабының йомгаклау этабы узды.

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2023 елның 29-31 гыйнварында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен татар теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм региональ этабының йомгаклау этабы узды.

Минһаҗева Зәлинә,В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбе укучысы һәм Зәйниева Миләүшә,Шәрәфетдинов З. Т исемендәге Карасу төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы призерлар булдылар.

Олимпиадачыларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мирҗанова Наҗия Сантбурхан кызы һәм Габдулвәлиева Розалия Зөфәр кызы  әзерләделәр.

Укучыларны һәм аларның остазларын бу чыннан да лаеклы җиңү белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International