Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре буенча олимпиада призеры.

2023 елның 7 феврале, сишәмбе
Иске Үзи урта мәктәбенең 5 класс укучысы Дмитрий Титов районыбыз казанышлары копилкасына тагын бер җиңү китерде. ОБЖ укытучысы Львов Николай Демидович җитәкчелегендә ул тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды. Әлеге олимпиадада Татарстан Республикасының 41 муниципаль районыннан, шул исәптән Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 236 гомуми белем бирү оешмасында укучы катнашты. Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре буенча Олимпиада 2 турда узды. Мәктәп укучыларының Тормыш иминлеге нигезләре буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетыннан компетентлы жюри, Татарстан Республикасының атказанган укытучылары эшләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International