Аксубай районы ГХАТ бүлегенең 2022 елдагы эш нәтиҗәләре

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең йомгаклау коллегиясе 2023 елның гыйнварында булды. Киңәйтелгән утырышта республика ГХАТ хезмәткәрләре узган елда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшенә йомгак ясадылар һәм 2023 елга планнар турында фикер алыштылар. Әлеге коллегиядә тулаем республика буенча гражданлык хәле актларын теркәү системасының уңышлары белән беррәттән Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең дә уңышлары билгеләп үтелде. Шулай итеп, ул үз төркемчәсендә индикатив мониторинг системасы буенча беренче урынны алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International