"Михаил Пришвинның табигать хәзинәсе" әдәби сәяхәте

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе
4 февральдә рус, совет язучысы, прозаик һәм публицист Михаил Михайлович Пришвинның тууына 150 ел тулды. Кәкре Күл авыл китапханәсендә Табигать турында повестьлар һәм хикәяләр авторы юбилей датасына "Михаил Пришвинның табигате" дигән әдәби сәяхәт узды. Михаил Пришвинның китап битләре буйлап сәяхәткә Кәкре Күл балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китте. Китапханәче балаларны язучының тормышы һәм иҗаты, табигатьне кызыклы күзәтүләре белән таныштырды. Балалар табигать һәм табигый күренешләр турында табышмаклар чиштеләр, китапханәче белән Пришвинның "Филин"хикәясен укыдылар һәм фикер алыштылар. Сәяхәт азагында  кәгазьдән кояш ясадылар. Михаил Пришвин язганча, "Кояш хәзинәсе" повестендә кайнар кояш-һәр үләннең, һәр чәчәкнең, һәр сазлык куагының һәм җиләкнең анасы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International