2023 елның 14 февралендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасында педагог һәм остаз елын ачу тантанасы булды, анда «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» МКУ башлыгы Зәйдуллина Рәмзия Салих кызы һәм Аксубай районының 3 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Куклина Елена Петровна катнашты.
Бер үк вакытта видеоконференция режимында район Советының кече утырышлар залында педагог һәм остаз елы ачылды, анда район башлыгы Камил Гилманов, иң яхшы укытучылар һәм остаз-укытучылар катнашты.