Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алуны игълан итә

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елда матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын конкурс нигезендә сайлап алуга документлар кабул итү турында игълан итә. Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 307 нче кабинет. Документлар һәм гаризалар 2023 елның 17 февраленнән 18 мартына кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырыла https://agro.tatarstan.ru/grant-na-razvitie-materialno-tehnicheskoy-bazi-spo.htm
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International