Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан 2023 елның 27 февраленнән 13 мартына кадәр сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзү чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә.

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан 2023 елның 27 февраленнән 13 мартына кадәр сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзү чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә. Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан ш., Федосеевская ур., 36, 3 кат, 307 кабинет. Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган https://agro.tatarstan.ru/otbor-1-lph-priobretenie-neteley-i-pervotelok-s.htm .
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International