Бәйрәм хөрмәтенә спорт эстафетасы

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Юность»спорт комплексы тренерлары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр. Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан социаль хезмәт алучылар белән спорт эстафетасы уздырылды. Төп бурычлар-яшьләрнең ялын активлаштыру, шатлык китерү, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү, Җиңү көне турында белемнәрне ныгыту, үз халкың, армияң өчен горурлык хисе тәрбияләү, үз илеңне якларга теләк тәрбияләү, физик активлыкны үстерү. Тренер Василий Ермаков җитезлекне һәм физик сәләтне үстерә торган кызыклы конкурслар сайлап алды. Менә жюри дусларча ничья игълан итте. Балалар тренерга һәм кураторларга мондый искиткеч спорт бәйрәменә әзерлек өчен рәхмәт белдерделәр. Бәйрәм булды, әйләнә-тирәбездә дөнья бераз яктырып, балкып китте!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International