Бу бәйрәм көне безнең тарихта үзенчәлекле көн. 23 февральдә без Россия сугышчыларына – һәрвакыт Ватаныбызны яклаучы һәм саклаучыларга хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез. Без Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм бүген илебез файдасына хезмәт итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Үз йортыңны, ватаныңны саклау-һәркем өчен иң беренче бурыч-намус эше. Нәкъ менә шуңа күрә 23 февраль бөтенхалык бәйрәменә, көчле, батыр, нык рухлы кешеләр көненә әверелә бара.
Бу искиткеч көндә барыгызга да иминлек, бәхет, татулык һәм һәр гаиләгә иминлек телим. Батыр һәм кыю кешеләрнең бу бәйрәме һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы булсын!
Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.