Туган тел көненә багышланган чаралар.

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Аксубай районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында туган тел көненә багышланган күпсанлы чаралар узды. Алар укучыларда туган телгә, үз халкының мәдәниятенә сакчыл мөнәсәбәт, башка халыкларның теленә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде, шулай ук туган телгә багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Күп кенә мәктәпләрдә Халыклар дуслыгы фестивале узды, анда укучылар актив катнашты һәм үзләренең талантларын туган телләрендә (чуаш, рус, татар) күрсәттеләр. Һәр оешма шигырь укучылар конкурсын оештырды. Балалар рус, татар, чуваш шагыйрьләренең Ватан, Туган җир, туган тел, әнигә, туган якка мәхәббәт, дуслар һәм Дуслык, тормыш мәгънәсе турындагы шигырьләрен укыдылар. Мәктәпләрдә туган тел көненә багышланган «Туган телем – иркә гөлем» КВН уеннары узды. Укучылар уеннарда бик теләп катнаштылар, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, туган тел турында табышмаклар чиштеләр, театральләштерелгән тамашалар күрсәттеләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International