Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының егерме беренче утырышы 2023 елның 15 мартында узачак.
2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының егерме беренче утырышы 2023 елның 15 мартында район Советының утырышлар залында узачак. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана.
Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куела:
1. «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы бюджеты турында»2022 елның 15 декабрендәге 143 номерлы Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында;
2. 2022 елга Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы бюджетының үтәлеше турында.