7 мартта Аксубай муниципаль районында ата-аналары алимент түләүдән качкан балигъ булмаганнарга хокукый ярдәм күрсәтү өчен чираттагы Бердәм кабул итү көне узачак.

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе
Кабул итү район Советы бинасында Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 10 йорт адресы буенча оештырылачак. Гражданнарны суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, юридик бүлек, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә кабул итү уза. Барлык сораулар да аерым контрольгә алына. Исегезгә төшерәбез, мондый тематик кабул итү көннәре традициягә әйләнде һәм район халкы өчен һәр айның беренче сишәмбесендә үткәрелә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International