2023 елның 4 мартында Казан шәһәренең Мирный поселогындагы чаңгы-биатлон комплексы чаңгы трассасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары узды.

2023 елның 7 марты, сишәмбе
2023 елның 4 мартында Казан шәһәренең Мирный поселогындагы чаңгы-биатлон комплексы чаңгы трассасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары узды.        Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы муниципаль хезмәткәрләрнең физик яктан камилләшүе, Татарстан Республикасы территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру максатларында үткәрелә. Спартакиаданың бурычы-Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, алар арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм популярлаштыру. Ир-атлар өчен дистанция 3 км, хатын-кызлар өчен 1 км. Безнең команданы Спартакиадада катнашуы һәм яхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International