Кадерле һәм сөйкемле хатын-кызлар! 8 Март – Наз, яз, мәхәббәт һәм игелек бәйрәме белән иң җылы, эчкерсез һәм чын күңелдән котлаулар кабул итегез! Хатын – кыз булу-югары миссия. Сез дөньяга яңа тормыш бүләк итәсез, гаиләгезне бәла-казалардан саклыйсыз. Сез шатлык һәм гармония, тынычлык ияләре. Сез якыннарыгызның тормышын бәхетле итәсез, җан кайгыртучанлыгыгызны, зирәклегегезне һәм кызганучанлык осталыгыгызны мул итеп бирәсез. Сез ир-атларның төп илһамландыргыч көче, тугры тормыш таянычы һәм зур ярдәм. Хәзерге дөньяда хатын-кыз ана, тугры хатын һәм дус кына түгел.
Ул Җәмгыять эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә үзен актив күрсәтә. Ә сәламәтлек саклау, социаль тәэмин итү, мәгариф һәм мәдәният, финанслар, сәүдә һәм җәмәгать туклануы кебек мөһим өлкәләрдә гүзәл җенес вәкилләре абсолют күпчелекне тәшкил итә. Фидакарь хезмәтегез, профессиональлегегез һәм җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт. Ягымлы хатын-кызлар! Бу бәйрәм көнендә сез бик күп игелекле һәм җылы сүзләр ишетерсез, һәм аларның берсе дә арттырып әйтү булмас. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек хөкем сөрсен, ә йөрәкләрегез кайгыртучанлык һәм хөрмәт белән җылытылсын. Сезгә җан уңайлыгы һәм бәхет телим! Яңа яз сезгә барлык теләкләрегезне тормышка ашыруда шатлык һәм уңыш китерсен. Бәйрәм белән!
Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы