Волейбол буенча спорт мәктәбенең чираттагы беренчелеге узды.

2023 елның 10 марты, җомга
9 мартта "Юность" спорткомплексында 2009-2010 елларда туган егетләр командалары арасында волейбол буенча Аксубай районы спорт мәктәбе беренчелеге узды. Сигез команда призлы урыннар һәм волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә безнең район исеменнән чыгыш ясау хокукы өчен көрәште. Командалар төркемчәләргә бүленгән, аларда уеннар түгәрәк системасы буенча узган. Үз төркемчәләрендә беренче ике урынны алган мәктәпләр ярышларның финал өлешенә чыга. Иске Ибрай урта мәктәбеннән егетләр беренче урын өчен көрәштә Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбе командасын 2:1 исәбе белән тар-мар итә һәм ярышларның алтын призерлары була. Өченче урын өчен 3 нчеАксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Иске Савруш урта гомуми белем бирү мәктәбе командалары көрәште. Үзәк мәктәп укучылары, җиңүгә зур ихтыяр күрсәтеп һәм иң яхшы уен күрсәтеп, 2:1 исәбе белән бронза медаль яуладылар. Уеннар нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчы итеп Сафиуллин Инсаф (МБОУ  Иске ибрай СОШ), иң яхшы һөҗүмче итеп Андреев Тимофей (МБОУ Савгач СОШ), иң яхшы яклаучы итеп Гатауллин Булат (МБОУ аксубай 3 нче мәктәбе )танылды Призлы урыннарны алган командалар грамоталар, уенчылар медальләр, шулай ук җиңүче команда спорт мәктәбеннән кубок белән бүләкләнә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International