Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе.

2023 елның 17 марты, җомга
Бүген, 2023 елның 17 мартында, видеоконференция режимында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Көн тәртибендә балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җәмгыятькә куркыныч гамәлләрне профилактикалау буенча ведомствоара эшне оештыру, яшүсмерләрне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар өчен вакытлыча тоту үзәгенә һәм ябык типтагы махсус уку - тәрбия учреждениеләренә җибәрү мәсьәләсе каралды. Ябык типтагы махсус учреждениеләрдән кайткан яшүсмерләрне ресоциализацияләү. Шулай ук социаль ятимлекне профилактикалау буенча «Аеклык ноктасы»проектын гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International