Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

2023 елның 19 марты, якшәмбе

Бүген һөнәри бәйрәмнәрен тормышыбызны уңайлырак итә торган кешеләр билгеләп үтә. Һәр ел саен мартның өченче якшәмбесендә Россиядә халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләү зур белем, фидакарьлек, сабырлык һәм кешеләр белән эшләү осталыгын таләп итә. Нәкъ менә сезнең профессионализмга, эшкә җаваплы мөнәсәбәткә безнең халыкның уңайлылыгы, Аксубай районының иминлеге бәйле.

Көн саен сез чисталык булдырасыз, ишегалларында һәм урамнарда тәртип урнаштырасыз, һәр йортка җылылык һәм яктылык үткәрәсез, безнең районны матуррак һәм төзекләндерәсез.

Сабырлыгыгыз, хезмәтегез һәм Аксубай районы файдасына уртак эшебезгә зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе, тотрыклылык һәм яңа хезмәт уңышлары телим! Бәйрәм белән!

Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International