Ветеринария хезмәте эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә кереште.

2023 елның 21 марты, сишәмбе
Ветеринария хезмәте шәхси ярдәмче хуҗалыкларда тотылган эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә кереште. Идентификация хайванның колакларына индивидуаль номерлы бирка урнаштыру юлы белән үткәрелә. Уң колагына электрон тамга, сул колагына визуаль тамга урнаштырыла. Барлык җенси-яшь төркемнәре дә бирковкаланырга тиеш. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен тамгалау процедурасы бушлай үткәрелә.  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International