Ш.З. Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXIII регионара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗат лабораторияләре.

2023 елның 21 марты, сишәмбе
16 мартта Казанда Казан дәүләт яшь тамашачы театры һәм Чаллы дәүләт татар драма театры базасында «Режиссура, актер осталыгы, грим, пластика» иҗади лабораторияләре узды. Лабораториядә ТР Спас, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Алексеевск районнарының һәвәскәр театр коллективлары вәкилләре катнашты. Лабораториядә катнашучылар өчен мастер-класслар, сәхнә хәрәкәтләре һәм пластика, сулыш алу-сөйләм осталыгы буенча тренинглар, Татарстан Республикасы режиссерлары һәм халык артистлары, театрларның сәнгать җитәкчеләре белән очрашулар узды. Иҗади лабораторияләр ел саен милли театр традицияләренең дәвамлылыгын саклау, ТРда һәвәскәр театр сәнгатен популярлаштыру һәм үстерү максатларында үткәрелә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International