“Нәүрүз”.

2023 елның 22 марты, чәршәмбе
21 мартта мөселманнар Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәләр, бу тәрҗемәдә "Яңа көн"дигәнне аңлата. Бу бәйрәм табигатьне һәм кешене яңартуны, җанны чистартуны яңа тормышның башлануын символлаштыра.   "Хыял" приютында тәрбияләнүчеләр белән танып белү сәгате үткәрелде, анда балалар бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләр Нәүрүзнең табигать һәм башка кешеләр белән тату булырга өйрәтүче кызыклы һәм гадәти булмаган бәйрәм икәнен белделәр. Шулай ук балалар презентацияне карадылар, сорауларга җавап бирделәр һәм милли уеннар уйнадылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International