21 мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә. "Аксубай урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре район үзәге мәктәпләрендә булдылар,

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

21 мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә. "Аксубай урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре район үзәге мәктәпләрендә, урманнан файдалану һәм урманны торгызу буенча инженерлар Диана Макарова һәм Ирина Глухова булдылар.

Савгач мәктәбендә ачык дәресне Чебоксар участок урманчылыгы урманчысы Алексей Данилов, Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай мәктәпләрендә участок урманчысы Айрат Җамалиев үткәрә. Иске Тимошкино мәктәбендә участок урманчысы Сергей Мартынов булды.

Белгечләр һәм участок җитәкчеләре балаларга урманнар тарихы, кызыклы фактлар, урман ресурсларын куллану турында сөйләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International