Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле гражданнар!  «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан: Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү. 2023 елның 24 марты 06дан 18 сәгатькә кадәр.         2023 елның 24 мартында иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с көчле көньяк-көнбатыш җиле көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә 1. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка  материалларның төшүе мөмкин. Бу  җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга карый. 2. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. 3. Эре агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра, алар янына  автотранспорт куярга ярамый. 4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч. 5. Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җилдә өзелгән декор тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта. 6. Йортларның барлык тәрәзәләре дә яхшы ябылган булырга тиеш Һәр бәла – каза булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International