“Раздолье” да язгы каникуллар.

2023 елның 24 марты, җомга
Бүген 2023 елның 24 апрелендә Аксубай районының алмаш гаиләләреннән җиде бала язгы каникулларга «Раздолье» балалар сәламәтләндерү лагерына (Чистай шәһәре)ял итәргә китте Лагерь эшенең төп максаты-язгы чорда иҗади шәхеснең һәрьяклап үсешен һәм укучыларны сәламәтләндерүне стимуллаштыручы тулы канлы ял итү өчен шартлар тудыру. Шулай ук организмның саклану көчен ныгытып, хәрәкәт активлыгын үстерү. Балаларны иртәнге гимнастика, саф һавада уйнау, күңелле стартлар, спартакиадалар, викториналар, конкурслар, уеннар, ЗОЖ турында әңгәмәләр һәм, әлбәттә, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү көтә. Балаларга яхшы ял телибез!!!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International