Олы буын турында кайгырту.

2023 елның 29 марты, чәршәмбе
Кайвакыт без әби-бабаларыбызга ярдәмебез, яратуыбыз һәм игътибарыбыз ничек кирәк икәнен белмибез дә.  Чөнки хәзер аларның физик мөмкинлекләре чикле. Яшьләргә җиңел бирелә торган нәрсә алар өчен катлаулылык тудыра.  «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Мардеева Энҗе белән Тимочкиннар гаиләсенә килеп ярдәм итәләр. Балалар ишегалдында карны җыярга һәм таратырга, чүп-чарны җыярга ярдәм иттеләр. Өлкән буын кешеләре турында кайгырту-яшьләрнең бурычы һәм моны безнең тәрбияләнүчеләр белә һәм хәтерли.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International