"Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбендә” ачык дәрес.

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

"Ибрай урманчылыгы" участок урманчысы Җамалиев Айрат Мәүлет улы Аксубай районының "Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбендә" "Кошлар көне"бәйрәменә багышланган ачык дәрестә катнашты. Мәктәп укучылары 2 командага бүленәләр, алар "Снегирь" һәм "Синица"дип атала. Һәр команда үз кошлары турында хикәя әзерләгән. Жюри фикеренчә, иң яхшы команда итеп "Синица"таныла. Участок урманчысы мәктәпкә үз куллары белән ясалган Сыерчык оялары бүләк итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International