1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана.

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе
1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана. Кыш көне җыелган чүп-чарны җыештыруга районның барлык халкы чакырыла. Республикабызның һәр почмагында 1 апрельдән экологик өмәләр башлана. Бу - чүплекләрне бетерү, агачлар утырту, ярларны, паркларны, скверларны чистарту. Икеайлыкның төп максаты-торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда тупланган чүплекләрне ачыклау һәм бетерү , территорияләрне кар катламы төшкәннән соң тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү. Хәзерге вакытта Башкарма комитет хезмәткәрләреАксубай җәмәгать урыннарын җыештыруга кереште.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International