Аксубай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе гаилә иминсезлеген кисәтү максатыннан авыл җирлегендә яшәүче гаиләләргә юл тотты.

2023 елның 31 марты, җомга

Аксубай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе гаилә иминсезлеген профилактикалау максатыннан Трудолюбово авыл җирлегендә яшәүче гаиләләргә юл тотты. Профилактика чаралары барышында балигъ булмаган балаларын тиешенчә тәрбияләмәүче ата-аналар ачыкланды. Ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр һәм аңлату эшләре үткәрелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International