2023 елның 05 апрелендә, икеайлык кысаларында, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Чистай районы идарәсе башлыгы белән очрашу булды.

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

2023 елның 05 апрелендә, икеайлык кысаларында, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Чистай районы идарәсе башлыгы Әхмәтҗанов Рәфис Габделхәлик улы белән очрашу булды. Киңәшмәгә авыл җирлекләре, оешмалар, коммуналь хезмәтләр башлыклары һәм районның административ комиссиясе вәкилләре чакырылган иде. Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе территорияләрне җыештыру турында иде.

Аксубай районында территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык 2023 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр узачак.

Район территориясендә икеайлык вакытында гомуми файдаланудагы юлларны, паркларны, скверларны, ясалма корылмаларны, ишегалларын җыештыру, шулай ук агачлар һәм куаклар утырту планлаштырыла. Табигый чүплекләрне бетерү, тукталыш павильоннарын, светофорларны һәм коймаларны чистарту бурычы тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International