4 апрельдә РДКда Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең грандиоз концерты узды.

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе
Бу көнне сәхнәдә яңгыраган һәр җыр, башкарылган һәр бию үткәнгә кайтара. Артистларның чыгышлары көчле алкышлар белән үрелеп барды. Төрле музыка коралларында көйләр башкарганда балалар артистларны бик яратып күзәтәләр. Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов үсеп килүче буынга борынгы халык уен кораллары белән танышырга мөмкинлек бирде, балаларны сәхнәгә чакырды, алар да төрле уен коралларында уйнарга тырышсын өчен. Концерт югары дәрәҗәдә узды. Тамашачыларга ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле иҗаты белән танышырга, халык уен кораллары озата килгән милли җырларны ишетергә һәм татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күрергә мөмкинлек бирелде. Милли костюмнар аеруча тәэсирле.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International