Аксубай районына сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде.

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе
Эш визиты барышында район Советы утырышлар залында "Аксубай РҮХ" ДАССОның 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Йомгаклау медицина советының киңәйтелгән утырышы эшендә сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, "Республика клиник хастаханәсе" ДАССОның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, район башлыгы Камил Гилманов һәм "Аксубай РҮХ"ДАССОның хезмәткәрләре катнашты. 2022 елда учреждение эшенең нәтиҗәләре турында доклад белән баш табиб Марсель Ислямов чыгыш ясады. Доклад барышында эшчәнлекнең төп күрсәткечләре һәм нәтиҗәләре әйтелде, 2023 елга бурычлар куелды. Баш табиб билгеләп үткәнчә, төп бурычларны тормышка ашыру безнең коллективтан югары профессионализм, мәрхәмәтлек һәм максатчанлык планкаларына туры килүне таләп итә. Ахырда коллективка 2022 елдагы эше өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә яңа уртак казанышлар теләде. Очрашу иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International