Чернобыль АЭСындагы авариягә багышланган Батырлык дәресләре.

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

1986 елдан бирле һәр ел саен 26 апрельдә бөтен дөнья Чернобыль һәлакәтенең корбаннары һәм авыр нәтиҗәләре турында искә ала, мәктәпләрдә бу фаҗигале датага багышланган чаралар уза.

Аксубай муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары да аерым түгел. Аларда Чернобыль АЭСындагы фаҗигагә багышланган Батырлык дәресләре уза. Чараларның темалары: «Чернобыль – Җир ярасы», «Чернобыль – безнең авырту»булды.

Дәресләрнең максаты - укучыларны илебездә булган фаҗига тарихы белән таныштыру; авариянең кеше өчен дә, әйләнә-тирә мохит өчен дә нинди авыр нәтиҗәләр китергәнен күрсәтү; укучыларга ЧАЭСтагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә кыюлык һәм батырлык күрсәткән кешеләр өчен патриотизм һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Чараларның бурычлары-әйләнә-тирә табигатькә карата җаваплылык, патриотизм хисе формалаштыру; шәфкатьлелек хисе тәрбияләү, башка кешеләргә теләктәшлек күрсәтү һәм аларның ил тормышына керткән өлешләрен лаеклы бәяләү.

Бу дәресләр укучыларыбызны башкаларның тормышы өчен үз тормышларын корбан итәр өчен нинди батыр кешеләр булырга кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итәр дип ышанам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International