Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау.

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе
Балаларны юлда дөрес тәртипкә өйрәтүне кечкенәдән башларга кирәк. Педагогларның һәм ата – аналарның бурычы-бүгенге мәктәпкәчә яшьтәге балалардан грамоталы һәм дисциплиналы юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәрбияләү. "Хыял" социаль приютында урамнарда һәм юлларда балалар иминлеге мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Шуңа күрә безнең тәрбияләнүчеләр өчен Нурлат районы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау темасына чираттагы очрашу оештырылды. Чара барышында катнашучыларга тематик ролик күрсәтелде, аның нигезендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү тесты китерелде. Шулай ук балалар «юл билгеләре»пазлларын җыйдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International