«Фәнгә адымнар " Бөтенроссия фәнни-белем бирү конференциясе җиңүчесе.

2023 елның 7 апреле, җомга
25 мартта Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Апас урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ базасында «Фәнгә адымнар»Бөтенроссия фәнни-белем бирү конференциясе узды. Конференциядә 7-11 сыйныф укучылары көндезге һәм дистанцион форматта катнашты. Аксубай муниципаль районының 2 нче номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Даутов Илсаф (җитәкчесе-Туган тел һәм әдәбият укытучысы Ч.М. Баһаутдинова) «Татар теле һәм әдәбияты» секциясендә эш буенча җиңүче булды һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде. Конференцияне оештыручылар-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты, КФУның татар милли педагогикасының фәнни-белем бирү үзәге, Апас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, Апас урта мәктәбе. Конференция Россия Федерациясенең «мәгарифне үстерү»дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Эш 8 секциядә алып барыла: Математика. Информатика. Физика» Тарих. Җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, Инглиз теле, Биология. Химия, География. Экология,»яшь тикшерүче". Психология. Педагогика. Чарада Татарстан Республикасының 141 укучысы катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International