2023 елның 1 апреленнән санитар-экологик икеайлык башланды.

2023 елның 11 апреле, сишәмбе
Беренче чиратта массакүләм ял итү урыннары, җәмәгать киңлекләре, парклар тәртипкә китерелә. Җәмәгать урыннарын җыештыруга Аксубай РДК, үзәк китапханә,  Башкарма комитеты хезмәткәрләре кушылды. Өмәдә катнашучылар җәмәгать киңлекләрен чүп-чардан, коры яфраклардан, ботаклардан чистартып зур эш башкардылар. Уртак хезмәт белән күп санлы чүп-чар һәм коры ботаклар җыелды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International