Бөтенроссия вакантлы эш урыннары ярминкәсе.

2023 елның 11 апреле, сишәмбе
Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсенең төбәк этабы 2023 елның 14 һәм 15 апрелендә Татарстанның барлык шәһәрләрендә, шул исәптән Аксубай бистәсендә дә узачак. Чара «Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУда (Романов урамы, 6 йорт) 09:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр узачак. Теләге булган һәркем актуаль вакансияләр белән таныша, хезмәт хакы дәрәҗәсен белә, сораулар бирә, шулай ук яңадан укыту мөмкинлеге турында да белә алачак. Ярминкә эшсезләр өчен дә, урыннарын һәм хәтта мәшгульлек юнәлешен үзгәртергә теләүчеләр өчен дә, шулай ук булачак мәктәп һәм техникум тәмамлаучылар өчен дә кызыклы булачак. Урында предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә узарга, киләчәк эшнең барлык нечкәлекләре – хезмәт шартлары, эш графигы, социаль гарантияләр һәм башка күп нәрсәләр турында фикер алышырга мөмкин. Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International