Технология буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы призеры.

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе
17-22 апрельдә Казанда технология буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Татарстан Республикасы исеменнән төбәк этабы җиңүчеләре катнашты, анда «3 нче номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең  7 нче сыйныф укучысы Филипп Сетров керде, ул Россиянең төрле төбәкләреннән 9-11 нче сыйныф укучылары белән беррәттән ярышты. Катнашучылар үз белемнәрен теориядә күрсәттеләр, аларны практикада кулландылар; кул һәм механик агач эшкәртүдә һәм металл эшкәртүдә, электротехникада, 3D - модельләштерүдә һәм бастыруда, материалларны лазер - гравировка машинасында эшкәртүдә ярыштылар. Барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча Филипп технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды. Филиппны, аның остазлары Макаров Юрий Никитовичны, «3нче номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысын һәм Филиппның әтисе Сетров Андрей Николаевичны котлыйбыз. Җиңүгә теләгегез һәм уңышка ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International