Аксубай районында җирле үзидарә көне билгеләп үтелде!

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе
Бүген район Советы утырышлар залында район һәм поселок администрацияләре җитәкчеләрен һәм белгечләрен бүләкләделәр. Чара җирле үзидарә көненә багышланган иде. Район башлыгы Камил Гилманов муниципаль хакимият органнары белгечләренә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларның үтәүчәнлеген, дисциплинасын һәм халыкның сорауларына игътибарлы булуларын билгеләп үтте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International