Бүген Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре «Җиңү агачы» һәм «Хәтер бакчасы 2023»Бөтенроссия акцияләре кысаларында агачлар утырттылар.

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе
Бүген Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре «Җиңү агачы» һәм «Хәтер бакчасы 2023» Бөтенроссия акцияләре кысаларында Җиңү стелласы янындагы интернат-йорт территориясендә алма һәм груша агачлары утырттылар. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышлана. Бу агачлар озак еллар безгә Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгын искә төшерәчәк. Бу традицион акция экологик гына түгел, патриотик та булды. Акция кысаларында волонтерлар үз территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү генә түгел, ә тарихи хәтерне саклауга да өлеш кертәләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International