Муниципаль конкурс «Без – Тукай оныклары !»

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе
26 апрель - республика өчен әһәмиятле дата. Бу көнне без бөек татар шагыйре, татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе – Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Аны бәйрәм итү һәм төрле чаралар оештыру яхшы традициягә әверелде. «Мәгариф бүлеге» МКУ планы нигезендә 20 апрельдә В Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Без – Тукай оныклар!». Конкурста 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Конкурсның максаты һәм бурычлары: телгә, милли традицияләргә, рухи байлыкка мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларны үстерү өчен шартлар тудыру, Г.Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү. Конкурсантлар артистлык белән чыгыш ясыйлар, һәр сүзне үз аша үткәрәләр, һәр чыгыш бөек шагыйрь иҗатына горурлык һәм мәхәббәт белән сугарылган. Жюри укучыларның чыгышларын яшь үзенчәлекләре буенча бәяләде һәм аларны рус һәм татар төркемнәренә бүлде. Җиңүчеләр һәм призерлар «мәгариф бүлеге»МКУ грамоталары белән бүләкләнделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International