Аксубай районында «Татарстанның чиста урманнары " республика табигать саклау акциясе кысаларында урман территориясендә тәртип урнаштыру буенча өмә үткәрелде.

2023 елның 28 апреле, җомга
Аксубай районында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында Урман, Чебоксар участок урманчылыгы территориясендә тәртип урнаштыру буенча өмә үткәрелде. Урып-җыюга Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы, "Ак БАРС Страхование" оешмалары, Иске Кармәт авыл җирлеге, Иске Кармәт мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм Хәсән Туфанның йорт-музее хезмәткәрләре чыкты. Катнашучылар ике төркемгә бүленгән: берсе чүп җыя, икенчесе коры ботакларны жыя.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International