«Минем гаиләм - минем байлыгым» республика рәсем конкурсының район этабы

2023 елның 2 мае, сишәмбе

2024 елның апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы Халыкара гаилә көненә багышланган “Минем гаиләм - минем байлыгым” дигән Татарстан Республикасы белем бирү учреждениеләре арасында рәсем конкурсын үткәрү инициативасы белән чыкты. Конкурс өч яшь төркеме арасында өч этапта уздырыла. 25 апрельдә жюри әгъзалары тарафыннан район конкурсының район этабына йомгак ясалды, ул Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге мәйданчыгында узды. 7 яшьтән 10 яшькә кадәрге, 11 яшьтән 14 яшькә кадәрге, 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшь төркемнәрдә беренче урыннар бирелгән укучылар эшләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенә җибәрелде. Республика рәсемнәр конкурсының район этабында җиңүчеләрне бүләкләү 2023 елның 15 маенда планлаштырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International