Җиңү көне алдыннан Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре килде.

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе
Җиңү көне алдыннан Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре килде. Кунаклар үзләреннән, район һәм республика җитәкчелеге исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарын - тыл хезмәтчәннәре Александр Баландов һәм Мария Леонтьеваны Җиңү бәйрәме белән котладылар. Алар ветераннарга Татарстан Республикасы Рәисеннән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар. Котлауларга интернат-йорт җитәкчелеге һәм белгечләре дә кушылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International