«Пушкин картасы» федераль яшьләр программасында катнашучылар әкиятләр дөньясына чумдылар.

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе
Аксубай муниципаль районы авыл укучылары өчен "Пушкин картасы" федераль яшьләр программасы кысаларында" Мин искиткеч мизгелне хәтерлим син минем каршыма килдең..."дип аталган театрлаштырган тамаша узды. Чараны 8-11 сыйныф укучылары карады. Пушкин картасында катнашучылар РДК артистлары күрсәткән музыкаль, төсле, якты тамашаны карый алдылар. Балалар уеннарда актив катнаштылар, куелган сорауларга җавап бирделәр. Тамашага килгәч, күргәннәребездән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чара тәмамлангач барлык балалар да бүләкләр алдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International